Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

" Хуш киләсең Иске Яңа ел"

   12 гыйнвар көнне  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә балалар белән Иске Яңа ел бәйрәмен үткәрделәр. Бу чара мәдәният йорты каршында бизәлгән матур чыршы янында узды. Балаларга төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, ярышлар оештырылды. Алар белән чыршы тирәли әйләнеп Яңа ел җырлары җырланды. Ахырдан балаларга күчтәнәчләр өләшенде.