« Бәхет кемгә елмая»
Яңа ел - елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Һәр елны без ул бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтәбез. Еш кына ул могҗизалар тормышка да аша. 7 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел лотереясы уйнаттылар. Бу чара « Бәхет кемгә елмая» дип исемләнде. Балаларга 170 лотерея ясалды. Кемгә энә, кемгә дөя инде. Барлык билетлар да отышлы булганлыктан, чыккан бүләкләргә һәрберсе канәгать булдылар.