Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

«Төкле аягың белән Яңа ел»

 

   Барыбыз да диярлек Яңа 2025 елны көтәбез, әзерлек эшләре алып барабыз.  Чыршылар алып кайтабыз төрле уенчыклар, гирляндалар белән бизибез.  Бүген, 6 гыйнвар көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «Төкле аягың белән Яңа ел» дигән мәдәни чара үткәрделәр. Бу музыкаль чарага махсус кунак  Пиратта килгән иде.  Кичә төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Барлык балалар да төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да Яңа ел белән котладылар һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Яңа ел чарасы җылы һәм дустанә атмосферада узды.