Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Имин булсын дөньялар

  23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ватанны саклау һәркемнең изге бурычы. 24 февраль  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мобилизацияләнгән авылдашларыбызның әниләре белән очрашу үткәрделәр. “Имин булсын дөньялар” дип исемләнгән әлеге очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында дәвам итте. Әниләребезнең һәркайсына сүз бирелде. Аларга мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан изге теләкләр җиткерелде,  күчтәнәч-пакетлар тапшырылды.