Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Синең язмыш, синең кулыңда”

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.  Наркоманнар - ялгышлык корбаннары. Шушы ялгышлыкларны булдырмау, наркоманияне профилактикалау максатыннан, 28 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары катнашында “Синең язмыш, синең кулыңда” дигән  исем белән әңгәмә үткәрделәр.