Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Көчле рухлылар

   1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы  мәдәният хезмәткәрләре  тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән  Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апаларның өйләренә бардылар. Аларның хәлләрен сорашып үзләренең күчтәнәч пакетларын тапшырдылар. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.