Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Картаямени соң йөрәк

  1 октябрь - Өлкәннәр көне. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Шул уңайдан 29 сетябрь көнне Олы Мәтәскә авылы  мәдәният  хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А. белән берлектә тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Аларга саулык-сәламәтлек, алдагы көннәрендә  кайгы-хәсрәтсез тыныч тормыш теләделәр. Тыл ветераннарының ,үзләренә күрсәткән игътибардан күңелләре булды.