“Татарча диктант”
10 нчы сентябрь көнне “Татарча диктант” татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе уздырылды. Бу акциядә Олы Мәтәскә авылы халкы да бик актив катнаштылар. Аларны бер команда итеп мәдәният хезмәткәрләре туплады. Катнашучылар бик теләп килделәр һәм бик тырышып диктант яздылар. Акциядә 10 кеше катнашты.