Кайгы бездән ерак йөрсен.
12 январь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре " Кайгы бездән ерак йөрсен" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Китапханәче яшьләргә наркоманиянең хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе икәнен, наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлатты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.