Лотерея уйнату
Олы Мәтәскә авылының мәдәният хезмәткәрләре ел саен балалар лотереясы уйнатуны оештыралар. Кыш бабай катнашында булган әлеге чара 8 январьдә үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык лотереяларда отышлы булганлыктан балалар канәгать калдылар.