"Терроризмга нәфрәт"
24 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче яшьләр катнашын да"Терроризмга нәфрәт" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында бик җитди һәм актуаль тема: экстремизм куркынычы, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт, милләтара мөнәсәбәтләрдә экстремизм һәм терроризмга юл куймау турында сөйләштеләр. Мәдәният хезмәткәрләре теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм соңгы елларда иң яңгыравыклы террорчылык актлары статистикасын китерделәр. Чара ахырында яшьләр бу уңайдан үз фикерләрен әйттеләр.