Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
20 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары янына бардылар. Алар Мәрзия Хәсәнова һәм Галимә Заһидуллиналарда булдылар. Сугышның күпме бәла-каза китерүе һәркемгә мәгълүм. Алар да сугыш вакытында нинди авырлыклар кичерүләрен ачынып искә алдылар . Бу матур тормыш бетмәсен, яшьләргә үзләре күргән авырлыкларны күрергә язмасын дип теләделәр. Яшь буын аларның батырлыкларын, сабырлыкларын онытмаска тиеш .