Агач утырту акциясе
Ел саен яз һәм көз айларында агач утырту акциясе үткәрелә. Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар. 9 октябрь көнне, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, алар мәдәният йорты биләмәсенә агачлар утырттылар. Бакчага 2 төп алмагач, 13 төп чия , 4 төп кура җиләге агачы утыртылды.