Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе

Районда “Мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе башланды. Бу акция төрле чараларны үз эченә ала: территорияләрне төзекләндерү, чистарту,чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыру, олы яшьтәге ялгыз әбиләргә булышу һ.б.. Шул уңайдан 8 сентябрь  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл чишмәсе яннарын  чистарттылар, бураларын, киртәләрен буядылар. Чишмәләрне тәртиптә тоту -  һәркемнең изге бурычы.