Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Күргәзмә - экспозиция эшләнде

Олы Мәтәскә авылы талантлы шәхесләргә бик бай авыл. Шул шәхесләрне укучыларга таныту китапханәченең төп бурычы. Шул максатан һәм  ТАССРның 100 еллыгына уңаеннан 19 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә күргәзмә - экспозиция  эшләнде. Күргәзмә “И туган җир! Синдә генә  дөньямның  көйле гаме”дип  исемләнде.  Бу күргәзмәгә якташ язучыларның   фотографияләре, аудио- язулары, китаплары һәм альбомнары куелды.