Россия көне
Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. 12 июнь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага телдән журнал уздырдырылды. Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.