«Урман утырту көне»
29 апрель көнне Баландыш авыл җирлегендә «Урман утырту көне» акциясе кысаларында агач утырту оештырылды. Әлеге акциядә Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Барлык катнашучылар да уртак хезмәттән уңай тәэсирләр алдылар.