Рәсем конкурсы үткәрелде
1 апрель көнне Халыкара кошлар көне уңаеннан, Баландыш авыл китапханәсендә “Хуш киләсез, кошкайлар,безнең якын дускайлар! " дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.Әлеге конкурста 4 -5 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар бу чарага зур җаваплылык белән әзерләнделәр, уеннарда һәм викториналарда катнаштылар.Конкурс программасы ахырында барлык катнашучыларга да призлар бирелде.