Әдәби әңгәмә үткәрелде
Китапханәнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү тора. Шул максат белән, батырлык айлыгы кысаларында,15 нче февраль көнне Баландыш авылы китапханәсендә балалар бакчасы балалары өчен «Герой шагыйрь Муса Җәлил» дип исемләнгән әдәби әңгәмә үткәрелде. Балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, «Карак песи», «Куян»," Җырларым" "Кызыл ромашка" шигырьләрен укыдылар. Балалар зур кызыксыну белән шигырьләр тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар белән хәрәкәтле уеннар үткәрелде.