Кошларга ярдәм ит
20 нче гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә, табигатьне саклау һәм яклау максатыннан “Кошларга ярдәм ит!” дигән акция оештырылды.
Балаларга кышлаучы кошлар турында мәгълүмат бирелде, җимлекләр ясалды. Ясалган җимлекләргә бөртекләр салып, агачка урнаштырылды.Кышлаучы кошларны ашату-кешелеклелек күрсәтүнең һәм яхшылыкның катлаулы булмаган һәм күңелле ысулы. Без балаларны шул рәвешле табигать ритмнары белән таныштырабыз, ә алар, кошларны күзәтеп һәм аларга ярдәм итеп, күп нәрсәгә-игелеккә, шәфкатьлелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәләр.