Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

“Бердәмлектә – көч”

1 нче ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Баландыш авылы китапханәсендә “Бердәмлектә – көч” дип исемләнгән патриотик һәм игелек сәгате үткәрелде. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа һәм ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Чара барышында катнашучыларга авыр чакларда бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәскә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауның мөһимлеге турында сөйләшелде.