"Балалар-безнең киләчәгебез"
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Баландыш авылы ял паркында"Балалар-безнең киләчәгебез" дигән күңелле чара булып узды.Бу чараны оештыруда китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйды.Бәйрәмгә килгән балаларны әкият геройлары каршы алды. Алар бергәләп төрле конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, тәм-томнар белән сыйландылар. Китапханә Республика һәм район күләм бәйгеләрдә катнашкан балаларны грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.