«Авылча кич утыру»
22 нче апрель көнне Баландыш авылы китапханәсендә«Пушкин картасы» проекты кысаларында «Авылча кич утыру» дип исемләнгән сәяхәт үткәрелде.Чара барышында балалар татар халкының фольклоры, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштылар.Катнашучылар бабайлары һәм әбиләренең авылда кичәләрне гармун, җыр һәм биюләр белән оештырулары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. «Авылча кич утыру» укучыларны ата-бабалар тормышы белән таныштырды, татар мәдәниятенең байлыгын күрсәтте.Ә үз халкының мәдәни тамырларын белү мөһим, чөнки ул балаларыбызда әхлак һәм патриотлык тәрбияләргә ярдәм итә.