Нәүрүз
21 март көнне Баландыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында авыл китапханәсе белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Чара матур концерт номерлары, төрле халык уеннары белә нчиратлашып барды.
Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф-гадәтләре, кыйммәте бар. Татар халкының милли йолаларын кечкенәдән белеп үссәләр, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас. Балалар, һичшиксез, үз телләрен, рухи байлыкларын саклаучылар булып үсәрләр. Бәйрәм тәмле коймак белән чәй эчеп тәмамланды.