Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

«Рамазан аена әзерлек»

Баландыш авылы китапханәсендә 27 нче февраль көнне хатын-кызлар өчен «Рамазан аена әзерлек»дигән темага очрашу оештырылды. Авылыбызның абыстае кунакларга “дин” төшенчәсе турында аңлатма бирде. Якынлашып килүче Рамазан аена, Кадер кичәсенә багышланган вәгазьләр укыды. Очрашуга килүчеләр китапханәдәге дини китаплар белән таныштылар. Иманыбызны ныгытучы, күңелебезне сафландыручы, эчтәлекле чара узды.