«Мәңгелек халык хәтерендә буйсынмас Ленинград»
27 гыйнвар көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы — иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк! Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә «Мәңгелек халык хәтерендә буйсынмас Ленинград» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.Чарага куелган күргәзмә укучыларда зур тәэсир калдырды.Аннары чара «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясе беләнд әвам итте.