Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

«2025 - Ватанны саклаучылар елы»

Баландыш авыл китапханәсендә Ватанны саклаучыларга багышланган «2025 - Ватанны саклаучылар елы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Бу күргәзмә белән танышкан  һәркем үз иле өчен горурланып, шулай ук Ватанны саклауның мөһимлеге һәм аның дөньядагы тарихи роле турында белә алачак.Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, яңа басмалар белән тулыландырылачак һәм яңартылачак.