Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

“Геройлар даны мәңгелек!”

9 декабрьдә илебез ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын — Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы иң югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәгебулган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. Ватан Геройлары көненә Баландыш авыл китапханәсендә“Геройлар даны мәңгелек!”дигән күргәзмә ясап куелды. Күргәзмәдә  якташларыбыз Сафин Миннегали Мәгъсүм улы ,  Александр Ксенофонтов,  Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар турында мәгълүмат куелды.