Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Йөрәктән-йөрәккә"

1993 елдан 3 декабрьдәХалыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидлар — алар көчле ихтыярлы, батыр, дөньяны аерым күрүче, эчке яктан бай кешеләр. Аларның берсе хәрәкәт итүдә чикләнгән, икенчеләре дөньяның төсләрен күрү, аның күп төрле тавышларын ишетү мөмкинлегеннән мәхрүм. 1нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәчесе авыл мәдәният йорты директоры белән берлектә, сәламәтлеге чикләнгән авылдашыбыз Рәмис Гарипов беләночрашып,хәлләрен белеп, аларныңөйләрендә булып, күңелләренә җылылык өстәп күчтәнәчләр тапшырып кайтты.