Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

«Минем гаиләм-минем байлыгым»

Районда Гаилә елына багышланган «Минем гаиләм-минем байлыгым» гаилә фестивале дәвам итә. 9 нчы ноябрь көнне аның чираттагы чарасы Баландыш  авыл җирлегендә узды. Конкурсның максаты: гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, балалар һәм яшьләрнең игътибарын халык традицияләренә һәм теленә җәлеп итү, буыннар бәйләнешен күрсәтү. Чарада катнашучылар унике номинациядә көч сынашты. Фойеда мавыктыргыч күргәзмәләр, мастер-класслар уткәрелде.