Китап укучы гаилә
Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Буаның тормышынга җәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде...
Баландыш авыл китапханәсе гаиләләре белән китап укыган кешеләр белән чиксез горурлана. Мәгърифәтле гаиләләр кемнәр алар? Шундый гаиләләр белән 27 нче октябрь көнне китапханәдә очрашу оештырылды. Кунакларыбыз гаилә традицияләре белән уртаклашып, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачты, очрашуга килгән балалар уеннарда актив катнашып, белемнәрен сынады.