Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

“Тормыш көзенең җылысы”

Баландыш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан “Тормыш көзенең җылысы” дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Очрашуга килгән кунаклар чәй өстәле артында борчу-мәшәкатьләрдән арынып, бер-берсе белән аралашты, матур җырлар тыңлап ял итте. Чара котлаулар, күңелдә уелып калган кызыклы хәлләр, хатирәләр белән үрелеп барды.