Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

“Чәй яны-гаилә җаны”

8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларакбилгеләпүтелә. Шул уңайданБаландышавылкитапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә “Чәй яны-гаилә җаны” дигән бәйрәм оештырды. Самовар гаилә учагы, уңайлылык, дуслык, аралашу һәм кунакчыллык символы. Ул һәр йортта хөрмәтле урын алып тора иде. Нәкъ менә җырлаучы самовар артында күп кенә гаилә бәйрәмнәре кунакчыл сөйләшүдә уза, эшлекле мәсьәләләр хәл ителә. Бәйрәм авылыбызның туган авыл музее ишегалдында оештырылды. Балалар һәм бәйрәмгә килгән әниләр төрле конкурсларда катнашып, кызыклы уеннар уйнап,биеп-җырлап,  коймак белән самовар чәе эчеп күңел ачтылар