Чишмәгә экскурсия
Җәй-балаларга ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту һәм физик яктан ныгу өчен бирелгән зур бүләк.Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән авылның яңа чишмәсе «Данияс-Ильяс»чишмәсенә экскурсия оештырды.Ул балаларга чишмә тарихы, суның файдалы үзлекләре һәм чишмә территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.Балалар рәхәтләнеп салкын чишмә суын эчтеләр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Китапсыз нинди ял ди инде ул?! Балалар табигать кочагында рәхәтләнеп яңа китаплар белән танышып ял иттеләр.