Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Наркомания – замана чире"

26 июнь - наркотикларга каршы көрәш көне. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә "Наркомания – замана чире"  дигән исем астында яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.  Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Әлеге чараның да төп максаты – яшь буынга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру. Очрашуда “Без наркоманиягә каршы” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.