«Хәтер шәме»
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 83 ел элек, 1941 елның 22 июнендә кан койгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Шул уңайдан Бөтенроссия күләмендә «Хәтер шәме» акциясе игълан ителде. Акциянең төп максаты – фашист илбасарларына каршы барган, миллионнарча кешеләрнең гомерләрен тартып алган коточкыч сугыш турында хәзерге буынның хәтеренә сеңдерү, илебез азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан, үзләренең гомерләрен биргән туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тагын бер кат искә алу.