Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Татар халкы тарихына экскурсия "

2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Үз укучылары өчен Баландыш авыл китапханәсе “Пушкин картасы” кысаларында татар халкы тарихына экскурсия үткәрде.Чара барышында китапханәче яшьләрне  мәдәниятнең мөһим элементлары – татар халкының гореф-гадәтләре,  йолалары белән таныштырды. Алар бәйрәм-йола мәдәнияте, искергән һәм үткәндә калган бәйрәмнәр турында белделәр, бәйрәмнәрнең исемнәрен, аларны үткәрү тарихы һәм традицияләрен искә төшерделәр. Татарстан халыклары һәм аларның гореф-гадәтләре турында махсус викторинада катнаштылар.