Районкүләм семинар
29 нчы август көнне Баландыш мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һәм китапханәчеләрнең районкүләм семинары булып узды. Алтын көз, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы темасын яктыртып күргәзмәләр эшләнде. Бу чарада Баландыш авыл китапханәчесе дә 2023 нче елда эшләнгән эшләре буенча чыгыш ясады.