Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Хуш,ямьле җәй!"

19 нчы август көнне, Баландыш авыл мәдәният хезмәткәрләре киләсе елга кадәр ямьле җәй белән хушлашырга дип балаларны үзәк ял паркына җыйды. "Хуш, ямьле җәй!" дип аталган бу кичәдә төрле мавыктыргыч уеннар, күңелле ярышлар, җыр- биюләр бик күп булды.Китапханәнең иң актив укучыларына бүләк күчтәнәчләр таратылды.Бәйрәм балаларга бик ошады.