Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта,көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала.

22 нче март көнне  Баландыш авыл китапханәсе  “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрде.

  Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар, балалархалык уеннарын уйнадылар,табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Максатыбыз - бәйрәм аша балаларда халкыбызның йолаларына, гореф-гадәтләренә  кызыксыну уяту һәм  мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.