“Китапханәгә китап бүләк ит!”
14 февраль – Халыкара китаплар бүләк итү көне. Шул уңайдан, Баландыш авылы китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!” акциясе оештырылды. Авыл халкы шәхси китапханәләрдән үзләре укыган китапларны бүләк итеп китерделәр.Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла.