Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Әниемә хат"

Бәйрәм алдыннан Баландыш авыл китапханәсендә "Әниемә  хат" дигән акция үткәрелде. Балалар өчен бу матур сүзләр әйтү,иң якын кешегә үз хисләрен белдерү өчен искиткеч мөмкинлек. Бу бала һәм аның әнисе арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Акция барышында балаларга әниләргә хат язарга тәкъдим ителде. Алар үзләренең фантазияләре аша якын кешеләренә  язу осталыкларын күрсәттеләр. Барлык хатлар да әниләренә карата мәхәббәт белән сугарылган иде.