Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

«Китапханә һәм яшьләр: Киләчәккә китап белән»

8 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Китапханә һәм яшьләр: Киләчәккә китап белән» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Очрашуга беренче курс студентлары һәм 10 - 11 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Егетләребезнең нәрсә укыганын, тормышларында китапның нинди урын алып торуын, китапханә һәм укуга мөнәсәбәтләрен белү өчен китапханәче «Яшьләр һәм китапханә» дигән сорау-җавап уены үткәрде һәм укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Чарада укучыларга  «Идел», Ялкын» журналларына күзәтү үткәрелде. Басмаларның төп темалары һәм рубрикалары яктыртылды, күзәтү яшь укучыларда зур кызыксыну уятты.