Гыйззәт әсәрләрен укыйбыз
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2020 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулу һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Читаем Гиззата. Гыйззәт әсәрләрен укыйбыз» Төбәкара челтәрле акциясен игълан итте. Баландыш авыл китапханәсе әлеге конкурста катнашты. Китапханәнең актив китап укучысы Илсаф Тимербайев "Чаткылар" драмасыннан Гаяз бәетен укыды.