Китап күргәзмәсе оештырды
Тарихи хәтерне саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан безнең илдә 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Бу дата уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе “Хәтер белән без мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышы геройлары турында хәтерне саклау.