"Китапханәтөне"
"Китапханәтөне" - ул ел саен апрель аенда бөтен Россия буйлап уза торган уку фестивале. Быелгы акциянең рәсми темасы - «Бөтен дөнья - театр!» 19 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе "Китапханә төне – 2019" Бөтенроссия акциясенә кушылып, “Мәдәният, әдәбият, театр сәнгате -бер-берсенә аерылгысыз җепләр белән бәйләнгән”дип исемләнгән тематик кичә уздырды. Бу көнне китапханәгә яңа китаплар һәм театр дөньясын, театр сәнгатен яратучы иң актив китап укучылар җыелды.
Чара барышында китапханәче театрның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Китап укучылар игътибарына "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. "Әдәби салонда» театр турында шигырьләр, классикларның әсәрләрен рольләргә бүлеп укыдылар, «Сез театрны беләсезме? " викторинасында актив катнаштылар . Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Алга таба да безне яраткан китапханәбездә кызыклы очрашулар көтеп торсын иде!