Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Могҗизалы китаплар илендә"

Март ахырында китапханәләрдә балалар китабы атналыгы уза, аның максаты - балалар арасында укуны популярлаштыру.                                                                                                 Китап бәйрәме-барлык китап укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм. Бу бәйрәм- китапка гашыйк, кызыксынучан балалар һәм өлкәннәр бәйрәме, яңа әдәби ачышлар һәм күңелле маҗаралар бәйрәме. 28 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Могҗизалы китаплар илендә" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, күңелле уеннар уйнадылар, кызыклы  табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрне искә төшерделәр һәм үзләренең талантларын күрсәттеләр. Шулай ук “Каникулда яңа китап белән” күргәзмәсенә күзәтү  үткәрелде.