Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Бәйрәм бүген дип сөенәм Тукай туган көн булгач”

Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан-гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә һәм инде моннан бер гасырга якын элек язылсалар да, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Шагыйрьнең 137-еллыгы уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Матур сүз” берләшмәсенә йөрүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Бәйрәм бүген дип сөенәм Тукай туган көн булгач” дип исемләнгән әдәби флешмоб уздырылды. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән китапларыннан төзелгән  “Йолдыз булып балкыйсың син әдәбият күгендә” күргәзмәсенә күзәтү ясалды.