Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Һәркемгә дә газиз әни, әни сүзе-изге сүз "

Бөтен дөнья мәдәниятендә Ана-тормыш, изгелек, мәңгелек җылылык һәм мәхәббәт символы. Безне кем яхшырак аңлый һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер? Әлбәттә, әниләр! Бәйрәм алдыннан Айдар авылы китапханәсе «Һәркемгә дә газиз әни, әни сүзе-изге сүз "  дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә үз әсәрләрендә дөньядагы никадәр матурлык, сабырлык, мәхәббәт һәм күңел киңлеген үз эченә алган Ана образын яктырткан язучы һәм шагыйрьләрнең китаплары урын алды, Мөхтәрәм әниләребезгә китап укучылардан иң җылы, иң матур сүзләр белән бизәлгән чәчәк бәйләме дә тәкъдим ителде.  Күргәзмә киң даирә укучыларга исәпләнгән.