Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Көзге муллык табында"

13 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә көзге муллык - яшелчә-җимеш, гөмбәләрдән ничек итеп тозлыклар ясарга өйрәтелгән китаплар, газета-журнал материалларыннан "Көзге муллык табында" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Аның янәшәсендә исә яшелчә, җиләк-җимешләрнең үзләреннән дә күргәзмәдә урын алды. Шулай ук күргәзмәдән хуҗабикәләргә  кышка ничек эшләнмәләр әзерләргә кирәклеге турында барлык  мәгълүматны табарга, яшелчә, җиләк-җимешне саклау серләрен белергә дә була.